Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Ришвәтчелек - дөнья проблемасы"

9 декабрь - Ришвәтчелеккә каршы көрәш көне.Шул уңайдан яшьләр белән, "Ришвәтчелек - дөнья проблемасы" исемле әңгәмә үткәрелде. Ришвәтчелек белән көрәш бүгенге көндә җәмгыятьнең мөһим проблемаларының берсе.
Кече яшьтән сабый күңелен изгелеккә тарту, нәрсәнең яхшы һәм нәрсәнең начар булуын аңлату мөһим.
Кешеләр үзләренең хокукый белемнәрен күтәрсеннәр иде. Төрле фикерләр тынлап, аңа каршы көрәшү юллары турында сөйләнелде.Әңгәмәбезнең соңында, ришвәтчелек белән көрәшнең нигезе – тырышып эшләп табылган хәләл малның кадерен белеп, файдасын күреп яшәүдә, дигән нәтиҗәгә киленде.