"Дөнья матурлыгы - әнкәйләрдә"
Әниләр көне уңаеннан "Дөнья матурлыгы - әнкәйләрдә" исемле кичә үткәрелде. Җирле үзидарә рәисе Габдуллин Ирек Илдар улы әниләрне бәйрәм белән котлады. Кичә җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды.Кичәбездә, авылыбызның оста гармунчылары-Загретдинов Наил абый һәм Нургалиев Наилләр катнашты, аларның һәрбер чыгышы әниләребез күңеленә якын да, ялкынлы да һәм онытылмаслык моң булып урнашты. Чара барышында шагыйрьләрнең әниләргә багышланган шигырь һәм җырлары яңгырады. Китап сөючеләр үз әниләре турында истәлекләре белән уртаклашты. Кичә һәркемнең күңелендә матур мизгелләр белән истә калды.