Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Татар әдипләре - репрессия корбаннары"

1991 елдан башлап 30 октябрь Россиядә репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, китапханәдә укучылар белән "Татар әдипләре - репрессия корбаннары" исемле тарих сәгате үткәрелде. Китап укучыларга  күргәзмәдәге китаплар буенча күзәтү үткәрелде. Чарада катнашучылар , бу фаҗига белән бәйле язучылар турында бай мәгьлүмат тупладылар.