Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Әтиләр - гаилә һәм ил терәге"

Борнак авыл китапханәсе, балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар өчен "Әтиләр - гаилә һәм ил терәге" исемле тәрбия сәгате үткәрде. Гаиләдә әниләр белән беррәттән, әтиләр­нең дә бала тәрбияләүдә тоткан урыны мө­һим икәнен, әтиләргә карата балаларда хөрмәт тәрбияләү турында сөйләнелде, шигырьләр укылды. Әтиләрнең абруе, тоткан урыны гаиләдә формалаша. Балалар да кызык итеп, үз әтиләре турында яратып сөйләделәр.