"Без төрле, әмма шулай да бергә"
Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. "Без төрле, әмма шулай да бергә" исемле бердәмлек сәгате үткәрелде.Укучыларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләнелде. Сорауларга җаваплар тыңланды һәм шул темага кагылышлы китаплар белән таныштырылды.