"Халкымның йолалары - бүгенге заманда чын тарих ул"
Төрле халыкларның йола һәм гореф-гадәтләре - ул әлеге милләт мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып исәпләнә. Милли горурлык тәрбияләүдә әһәмиятле урын алып торалар. Борнак авыл китапханәсендә, "Любой обряд татар - история и традиции в наше времена", "Халкымның йолалары - бүгенге заманда чын тарих ул" исемле фольклор кичәсе үткәрелде. Чара барышында, яшьләр татар халкының буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләре, аларның югалмыйча бүгенге көнгә кадәр килеп җитүе турында белделәр. Татар халкының милли ашлары һәм милли киемнәре белән таныштылар. Әлеге очрашу өч өлештән- "костюм буенча милләтне бел", "сорау-җавап" һәм "төшереп калдырган сүзләр"бәйгесе белән аралаштырып, яшьләргә кызыклы һәм мавыктыргыч чара булды.