Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Алиш - язучы да, батыр да!"

Балалар  язучысы Абдулла Алишның тууына 117 ел тулу уңаеннан "Алиш - язучы да, батыр да!" исемле әдәби сәгать балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар белән үткәрелде.Абдулла Алишның тормыш юлы, иҗаты, китаплары белән таныштырылды. Язучының әкиятләре кычкырып укылды  һәм видеодан күрсәтелде. А. Алиш балалар белән ихлас күңелдән сөйләшә белгән. Аларга ягымлы һәм  гади сүзләр белән тормышның катлаулы серләрен төшендергән. Үзенең бөтен иҗаты белән  сабыйларны туган илне яратырга, аны сакларга, күңел белән тоемлый белергә өндәгән.