"Бурнак - село мое родное" исемле краеведческий уен
12 сентябрь көнне китапханәдә "Бурнак - село мое родное" исемле краеведческий уен үткәрелде. Уен 4 турдан торды.
1 тур: "Син беләсеңме?" Иң элек уенчыларга кыскача авылның тарихы турында мәгълүматлар бирелде, соңыннан викторина сорауларына җавап бирделәр.
2 тур: "Мин туган авылымны яратам" бу турда уенчылар Туган авыл турында үзләре язган шигырләр белән таныштырып үттеләр.
3 тур: "Идея бар"дигән турда авылыбызның экологик тырышын яхшырту буенча үзләренең 10 идея тәкъдим иттеләр.
4 тур: "Чишмәләр иле син туган як ". Бу турда уенчылар чишмәләргә багышлап язылган җырларны санап чыктылар. Күңелгә якыннарын бергәләп җырларлап та алдык.
Бүгенге туган якка багышланган уеныбыз һәр кемнең күңеленә хуш килде. Бергәләп авыл тарихларын барлап, экологик тырышын үзебез яшәгән җирлекне гөл чәчәккә күмә алсак иде дигән ниять белән уеныбыз тәмамланды.