Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Аеклык-сәламәт яшәү рәвеше"

11 сентябрь - Бөтенроссия аеклык көне уңаеннан Алкоголизм чиренең фаҗигасын аңлату, укучыларны бу һәлакәткә китерүче гадәттән кисәтү,сәламәт яшәү рәвешен таныту максатыннан "Аеклык-сәламәт яшәү
рәвеше" исемле китап күргәзмәсе ясап куелды. Зеневичның"Чирме, әллә начар гадәтме",Рожновның "Эчкечелек-фаҗига", Борисовның " Алкоголь и дети", Ураковның "Эчүчелек нәрсәгә китерә" һәм башка шушы темага кагылышлы китаплар күргәзмәгә куелып, китап укучыларны күргәзмәдәге китаплар белән якыннан таныштырып күзәтү үткәрелде.