Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Тыныч булсын дөньялар"

4 сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен "Тыныч булсын дөньялар" исемле тынычлык дәресе үткәрелде.Дәресебезнең максаты: балаларда кече яшьтән граҗданлык сыйфатлары тәрбияләү, терроризмга каршы нәфрәт уяту, мәрхәммәтлелек хисләре, актив гражданлык позициясе булдыру.
Бүгенге дәресебездә гаепсезгә гомерләре өзелгән терроризм акты корбаннарын искә алдык. Бердәмлекне һәм татулыкны саклап калу, төрле халыкларның гореф -гадәтләре һәм мәдәниятларының дустанә яшәве өчен шартлар тудыру турында фикер алыштык. Балалар белән "Дуслык һәм бердәмлек" символы булган кул учларын төшереп ябыштырдык. Төрле килеп чыккан хәлләрдән ничек котылып була? — дигән сорауларга җавапларны бергәләп эзләдек.