"Казан-гүзәл башкала"
28 август көнне Борнак авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы көне уңаеннан "Казан-гүзәл башкала" исемле әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә катнашучыларны Казан шәһәренең тарихы, аның истәлекле урыннары белән таныштырылды. Казан шәһәре турында булган китаплар тәкъдим ителде. Кичәдә балалар Казан шәһәре хакында җырларны искә төшерделәр, матур шигырьләр сөйләделәр