"Дәүләт флагы-батырлык символы"
22 август илебездә Россия Дәүләт флагы көне. Шул уңайдан Борнак авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Дәүләт флагы - батырлык символы" исемле мәгълүмат сәгате үткәрелде.Укучылар Россия дәүләт флагы барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Аларга Флагның дәүләт символы буларак кулланыла башлау вакыты турында мәгълүмат бирелде һәм шулай ук төсләре нәрсә аңлатуы хакында сөйләнелде.