"Наша малая родина - Татарстан"
20 август көнне "Наша малая родина - Татарстан" исемле квест уен үткәрелде. Чара барышында Татарстан Республикасы тарихы, Казан шәһәренең истәлекле урыннары, Татарстан символлары, анда яшәүче халыкларның күпмилләтле мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында тулы мәгълүмәт бирелде. Яшьләр узган квест уенда бик теләп катнаштылар. Татарстанның истәлекле урыннарын, республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен һәм гореф-гадәтләрен, танылган шагыйрь һәм язучыларның исемнәрен искә алып, туган якны өйрәнү өлкәсендә булган белемнәрен тулыландырдылар.