"Дус - акчадан кыйммәт"
Дуслык турында фикер алышырга өйрәтү, дуслыкны саклый белергә, дус була белергә өйрәтү, дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү максатыннан "Дус - акчадан кыйммәт" исемле тәрбия сәгате укучылар белән үткәрелде. Без балалар белән Нәрсә ул дуслык?, Дуслык кайчан кирәк?, Илебездә дуслык булырга тиеме?, Төрле милләт кешеләре үзара дус була аламы? дигән сорауларга җаваплар эзләдек. Без барыбыз да чын дусларга ия булырга телибез, ә үзебез яхшы дус булырга сәләтлеме? -исемле викторина сорауларына җаваплар эзләделәр.
Нәкый Исәнбәтнең “Татар халык мәкальләре” китабыннан дуслыкка багышланган мәкальләр укылды.Дуслыкның акчадан кыйммәт икәнен аңлатылды.