Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Гаилә, Мәхәббәт, Тугрылык"

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Шул уңайдан Борнак авыл китапханәсендә, яшьләр өчен "Гаилә, Мәхәббәт, Тугрылык" исемле әңгәмә үткәрелде.Чара барышында бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләнелде, гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр турында фикер алышынды. Гаилә турындагы китаплар белән таныштырылды һәм шул китаплардан өзекләре укылды.Ә соңыннан, бәйрәмнең билгесе булган, ромашка чәчәге ясалды.