Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

“Әдәп төбе-матур гадәт”

Балаларны әдәпле сөйләм телле, төрле яшьтәге кешеләрне хөрмәт итү, начар һәм яхшы сыйфатларны аера белергә өйрәтү,  кече яшьтән үк рухи яктан әхлаклы шәхес формалаштыру максатыннан, башлангыч сыйныф укучыларына “Әдәп төбе-матур гадәт” исемле тәрбия сәгате үткәрелде. Аларга әдәплелек турында сөйләнелде. Әдәп төбе- матур гадәт сүзеннән, чарага кагылышлы төрле сүзләр төзеделәр. "Әдәплелек" сүзеннән сүзләр уйлап таптылар. Шушы темага кагылышлы китаплар белән таныштырылды.