"Белемле булу - кирәкле гамәл"
Яшьләр өчен "Белемле булу - кирәкле гамәл" исемле танып белү сәгате үткәрелде. Аларга ничек белемле, дөрес яза белүче, мәгьлүмәтле булу турында сөйләнелде. Хәзерге заманга яраклашу өчен, белемле булуның никадәр мөһим булуы турында фикер алыштык. "Белем дулкыннары буенча" әзерләнгән сорауларга җаваплар бирделәр. Әйтемнәр һәм мәкальләр искә төшерелде.Димәк, белемле булу өчен даими акыл хезмәте башкарырга, уй-фикерләреӊне кабат –кабат барларга, гадәти уйны фәнни эзләнүләр аша дәлилләргә, нигезле нәтиҗәне башкалар белән уртаклашырга, кыскасы, өйрәнүдән туктамаска кирәк .