Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Китаплы җәй"

Балалар бакчасының кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар өчен, "Китаплы җәй" исемле әдәби сәгать үткәрде. Балаларга җәй турында шигырьләр, татар халык иҗаты белән танышып, әкиятләр укылды, табышмакларга җаваплар бирделәр. Балалар өчен кайткан өр-яңа  китаплар белән танышып,  рәсемнәрен яратып карадылар.