"Китапханә - серле дөнья"
27 май көнне "Сәйлән" түгәрәгенә йөрүчеләр өчен "Китапханә - серле дөнья" исемле әңгәмә үткәрелде. Китапханә — серләр дөньясы, рухи мирасыбызны буыннардан — буыннарга тапшыручы, акылның, изге олуг фикерләрнең чишмә башында торучы.Гомуми итеп әйткәндә, алар берсен-берсе тулылындырып, үткәнне онытмаска, бүгенгенең кадерен белергә, киләчәкне күзалларга да өйрәтәләр. Чарада катнашучыларга, китап, китапханә турында сөйләнелде.Яңа китаплар белән таныштырылды һәм шигырьләре укылды.Укылган китаплары буенча фикер алышынды.
Китапханә китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплары, аларның меңләгән саны белән түгел, ә үзенең укучылары белән яши, шулар белән матур.