"Бәхетле балачак илендә"
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, 30 нчы май көнне, "Бәхетле балачак илендә" исемле күңел ачу чарасы үткәрелде. Балаларга әлеге бәйрәм тарихы турында сөйләнелде, яңа китаплар белән таныштырылды.
Балалар төрле бәйгеләрдә, уеннарда актив катнаштылар. Бу көн кызыклы һәм хәрәкәтле уеннар белән истә калырлык булып үтеп китте.