Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

Сабантуйга бүләк җыю.

Бүләк җыю йоласы күңел күтәренкелеге белән, шау- гөр килеп узды. Ихлас, киң күңелле, гореф - гадәтләрне саклап яшәүче авылдашлар, бүләкләрен алдан ук әзерләп көтеп торалар. Колгага яулыклар, сөлгеләр, ситсалар элделәр, башка төрле бүләкләр дә бирделәр. Сабантуйга бүләк җыю- матур гореф - гадәт. Милли матур кием, сөлгеле колгалар, атлардагы кыңгырау, чуклар, гармун һәм балаларның көр тавышлары ел саен ишетелеп торсын иде.