Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Дуслык таулар күчерә"

Балаларны олы тормыш юлына әзерләгәндә дуслык, бердәмлек турында төшенчәләр гаиләдә бирелә. Борнак авыл китапханәсендә дә,  балалар арасында бердәмлек, дуслык тәрбияләүне иң мөһим мәсьәләләрнең берсе дип санап,"Дуслык таулар күчерә" исемле хәрәкәтле уеннар, төрле темаларга әңгәмәләр оештырылды.  “Мин һәм минем төркем”, “Безнең бердәм эшләребез”, “Дуслык таулар күчерә”, “Бердәмлектә көч” дигән темаларга төрле, мавыктыргыч шөгыльләр үткәрелде. Бердәмлек, дуслык турында мәкальләр туплап, аларның мәгънәләре ачыкланды.  Дуслыкның көчен аңлап үскән бала, киләчәктә кайда гына булмасын,  үзен ялгыз тоймас дип ышанып калабыз.