"Барлык эшләр дә яхшы, барлык һөнәрләр дә мөһим"
"Барлык эшләр дә яхшы, барлык һөнәрләр дә мөһим" исемле квест уены үткәрелде.
Укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштырылды. Юнәлеш бирүче уен кызыклы формада үткәрелде. Катнашучыларга «төрле хәрефләрдән башланган һөнәр исемнәрен санау», «Һөнәрне рәсемгә төшер», «Минем һөнәри шәҗәрәм»темаларына төрле биремнәр тәкъдим ителде. Хәзерге тормышта күп кенә яңа белгечлекләр барлыкка килде, шуңа күрә теге яки бу һөнәр сайлау - катлаулы, әмма кирәкле эш.Чара азагында, укучылар бар һөнәрләр дә мөһим, бар һөнәрләр дә кирәкле,-дигән нәтиҗә ясадылар.