"Гаилә белән укыйбыз"
Гаилә көне уңаеннан,балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар белән "Гаилә белән укыйбыз" исемле әдәби сәгать үткәрде.Чарабызда татар халык мәкальләрен,ризыкларын ,йолаларын искә төшереп киттек. Китап укучы нәни дусларыбыз, әти-әниләре белән бергә, әкиятләр, шигырьләр, гомумән балалар өчен язылган рәсемле китапларны яратып укулары турында сөйләделәр.