"Библиотөн – 2025"
Борнак авыл китапханәсендә, "Библиотөн – 2025" Бөтенрәсәй акциясе кысаларында, китап укучыларга "Җиңү юллары буйлап" исемле әдәби-мәгьлүмати чара үткәрелде.Быел аның темасы "Свои герои".Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлап "Сугыш, Җиңү, Хәтер" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды һәм Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен дигән көчле теләк белән яулап алынган Җиңү көне илебездә яшәүче һәркем өчен кадерле.Сугыш һәм тыл ветераннары турындагы язмалар, альбомнар белән таныштырылды. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбызны һәм батырларча һәлак булган солдатларны 1 минут тынлык белән искә алдык.Яшьләр белән "Голубь Мира - Голубь Победы" Бөтенрәсәй акциясенә кушылып тынычлык билгесе булган ак күгәрчен ясау буенча мастер класс үткәрелде.Җир йөзендә тынычлык булсын, сугышлар булмасын иде дигән теләк белән чарабыз тәмамланды.