"Без - Тукай оныклары"
Балаларны бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыру максатында, Борнак авыл китапханәсе балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче нәни дусларыбыз белән "Без - Тукай оныклары" исемле кичә үткәрелде. Шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы, иҗаты белән балаларны якыннан таныштырылды. Шагыйрьнең туган тел, гади халык тормышы темасына кагылган шигырьләрен тыңладылар, презентация аша әкиятләре белән таныштылар. Нәни дусларыбыз үзләре дә шагыйрьнең матур шигырьләрен, җырларын җырлап күрсәттеләр. Г. Тукайның балалар өчен язылган берсеннән берсе матур китапларны зур кызыксыну белән карадылар.