”Алда юллар - кайсын сайларга?”
Һөнәр сайлау – кешенең киләчәктәге язмышын хәл итүче факторларның иң мөһиме. Укучыларга киләчәктә “Кем булырга” дигән сорауга җавап табуда ярдәм итү , тормыштагы үз юлларын табарга булышу максатыннан Борнак авыл китапханәсендә ”Алда юллар - кайсын сайларга?” исемле китап күргәзмәсе төзелде. Анда төрле һөнәр ияләренә багышланган китаплар урын алды.Укучыларга күргәзмәдәге китаплар буенча күзәтү үткәрелеп,китаплары укучыларга тәкъдим ителде.Киләчәктә "Кем булырга" исемле әңгәмә үткәрелде. Укучыларга сораулар бирелеп, тулы җаваплар тыңланды.