Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Вакытлы матбугат - заман сулышы"

Вакытлы матбугатның күп булуы китап укучыларны көннән көн күберәк җәлеп итә. Бигрәк тә гәҗит-журналлар укырга яшьләребез кызыксына. Борнак авыл китапханәсендә "Вакытлы матбугат - заман сулышы" исемле әңгәмә яшьләр белән үткәрелде.Вакытлы матбугатның барлыкка килү тарихы белән таныштырылды. Бүгенге көндә китап укучыларыбыз арасында яратып укыла торган, киң таралыш тапкан гәҗит- журналлар турында кыскача мәгълүматлар бирелде.