Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Күңелле светофор"

15 апрель көнне Борнак авыл китапханәсе балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар өчен "Күңелле светофор" исемле танып-белү сәгате үткәрде. Чара барышында балалар белән уеннар уйналды. "Светофорның өч уты","табышмаклар киселеше","рөхсәт ителә – тыела".Балалар өчен«Светофор дәресләре» китабын укыдык Танып белү-уен программасы бик кызыклы үтте, балалар барлык уеннарда һәм эстафеталарда теләп катнаштылар. Светофор сигналлары һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен баеттылар.