"Әкиятләр остасы"
2 апрель - Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле.Шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары белән "Әкиятләр остасы" исемле әдәби сәгать үткәрелде. Укучыларны бөек әкиятченең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырылды, кечкенәдән үзләре тыңлап үскән әкиятләрне тагын бер кат исләренә төшереп укып чыктык.