"Дуслыкның кадерен бел"
12 март көнне Борнак авыл китапханәсендә "Дуслыкның кадерен бел" исемле әңгәмә үткәрелде. Дуслык - ул ике кешенең бер-берсенә ярдәм итеп, авыр чакта булышып яшәүләре. Башлангыч сыйныф укучылары белән дус сүзен ничек аңлыйсыз,нинди дуслар ошый,аларның кайсы сыйфатларын яратасыз исемле сораулар буенча әңгәмә үткәрелде. Дустыңны тыңлый белергә һәм кирәк чакта ярдәм итәргә икәнлеге аңлатылды. Дуслык турында мәкальләр әйтелеп, шигырьләр укылды.