"Сәламәт булыйм дисәң.."
Сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Балаларыбыз сәламәтлеге - киләчәк буыннарның сәламәтлеге. Шуңа күрә дә бу тема һәрвакыт бик актуаль. 11 март көнне Борнак авыл китапханәсе балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар белән "Сәламәт булыйм дисәң.." исемле танып-белү сәгате үткәрде.Чарада кеше сәламәтлегенә йогынты ясаучы факторлар, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, начар гадәтләрнең зыяны турындагы белемнәре тулыландырылды.Сәламәтлеккә карата шигырьләр укылды һәм шушы темага карата булган китаплар белән таныштырылды.