"Китап битләрендә сихри дөнья"
Балалар бар нәрсә белән кызыксынучан һәм китаплар белән бигрәктә. Балаларның китаплар уку теләген үстерү, әдәби китапларның төрлелеге турында күзаллауларын киңәйтү максатыннан Борнак авыл китапханәсе балалар бакчасының кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар белән "Китап битләрендә сихри дөнья" исемле әдәби сәгать үткәрде.Чара барышында балалар китапларның ничек барлыкка килү тарихы белән таныштылар, китапның кеше тормышындагы роле турында белделәр.Әдәби әсәрләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, китаплардан шигырьләр, әкиятләр укылды.Балалар китапларны бик яратып, кызыксынып карадылар.