Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Татар егете - ил терәге"

23 февральдә илебездә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе — хәрби дан, армия һәм флот көне, ветераннарыбыз батырлыклары билгеләп үтелә. Бу көнне без авыр сынаулар вакытында Ватанга тугры булган һәм бүген аның чикләрен саклауда торган кешеләргә хөрмәт һәм рәхмәтбезне белдерәбез. Ватанны саклаучылар көненә Борнак авыл китапханәсендә "Татар егете - ил терәге" исемле әдәби викторина 8-9 сыйныф укучыларына үткәрелде. Чарада укучыларга патриотик тәрбия, иң яхшы хәрби традицияләрне саклау турында сөйләнелде. Укучылар күп төрле биремнәрдә көч сынашып,үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.