"Туган телем - татар теле"
21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. «Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр», — ди халык мәкале. Чөнки туган тел — ул үзе бер дөнья. Бәлки, гүзәллек, сөйкемлелек һәм тылсым тулы дөньядыр да. Тел — халыкның хәтере, җаны, халыкның иң зур байлыгы һәм ул һәр халык горурланырга тиешле иң зур кыйммәт. Борнак авыл китапханәсендә укучылар белән "Туган телем - татар теле" исемле кичә үткәрелде. Туган тел турында сөйләнелеп,шигырьләр укылды. Туган телгә багышланган сорауларга укучылар төгәл җавап бирделәр. Кичәбезне "Туган тел" җыры белән тәмамладык.