Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

“Каюм Насыйри мирасы"

Күренекле татар галиме-этнографы, әдәбиятчы һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга карата 14 февраль көнне “Каюм Насыйри мирасы" исемле әдәби сәгать 8-9 сыйныф укучылары белән үткәрелде. Бөек  мәгърифәтченең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырылды,китаплары кычкырып укылды.Каюм Насыйриның ярты гасырдан артык фәнни, әдәби һәм педагогик эшчәнлеге дәверендә матур әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география һәм бүтән фәнни юнәлешләр буенча кырыклап китап бастырганы турында ишеттеләр, аның күпкырлы эшчәнлегенә соклану белдерделәр.