"Балаларга - куркынычсыз интернет!"
Интернет - кызыклы һәм файдалы мөмкинлекләр дөньясы ул. Әмма дөрес файдаланганда гына. Бер үк вакытта аннан куркыныч та нык яный,бигрәк тә балаларга. Борнак авыл китапханәсендә 4 февраль көнне"Интернет куркынычсызлыгы"
атналыгы кысаларында "Балаларга - куркынычсыз интернет!" исемле мәгьлүмат сәгате укучылар белән үткәрелде.