"Ленинград батырлыгы - тарихның онытылмас бите"
27 гыйнварда Россиядә Бөек Ватан сугышы тарихында мөһим дата-Ленинград шәһәрен фашист гаскәрләре блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә. Борнак авыл китапханәсендә "Ленинград батырлыгы - тарихның онытылмас бите" исемле батырлык дәресе укучылар белән үткәрелде.Блокада елларында шәһәр халкына нинди сынаулар кичерергә туры килүе турында сөйләгәнне зур кызыксыну белән тыңладылар. Алар ачлык һәм салкын
көннәр турында, ирләр белән беррәттән Ленинград файдасына хезмәт иткән балалар һәм хатын-кызлар турында белделәр. Икмәк карточкалары һәм аларның тышкы кыяфәте турындагы вакыйга балаларга аеруча көчле тәэсир итте.Чара барышында шушы фаҗигале чорга багышланган китаплар күргәзмәсе күрсәтелде.