Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Холокост - кешелеккә каршы җинаять"

27 гыйнвар Холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан "Холокост - кешелеккә каршы җинаять" исемле батырлык сәгате 8-9 сыйныф укучылары белән үткәрелде.Алар Холокостның нәрсә икәнен, фашистларның алар басып алган территорияләрдәге ерткычлыгы, лагерьларда һәлак булган балалар турында белделәр.