Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Китап - чын дустың булсын"

14 январь көнне Борнак авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән "Китап - чын дустың булсын" исемле библиографик дәрес үткәрелде.Китапханәдә «Тугры дустың китап» исемле китап күргәзмәсе ясап куелды.Китапның килеп чыгу тарихы, китап бастыру технологиясе белән таныштырылды. Китап турында шигырьләр укылды,китап уку  һәм китапны саклау кагыйдәләре турында сөйләнелде. Тормышта китапханәнең роле, китаплардан ничек файдалану мөмкинлекләре турында аңлатылды.