"Конституция - яшәешнең төп законы"
12 декабрьдә Россия Федерациясенең күп - милләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. Конституция - төп закон. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Борнак авыл китапханәсендә "Конституция-яшәешнең төп законы" исемле китап күргәзмәсе ясалды. Китап укучыларыбызны әлеге күргәзмә белән таныштырылды һәм күзәтү үткәрелде.