"Сәламәт бул, китап!"
5 декабрь көнне китапханәдә иске,тузган китапларны ремонтлау буенча "Сәламәт бул, китап!" исемле чара үтте. Китапларга сакчыл караш кирәклеге турында әңгәмә белән башланып китте, аннан соң балалар китапның төп элементлары белән таныштылар.Укучыларга китапларны ничек "дәваларга" кирәклеген күрсәтелде.
Балалар ертылган китапларның битләрен ябыштырдылар.Ремонтланган китаплар «икенче сулыш» алды, ә балалар үзләре – яңа белемнәр һәм китаплар дөньясы турында якты тәэсирләр алдылар.