"Исемең - билгесез, батырлыгың - үлемсез"
3 декабрь - Билгесез солдат көне. Шул уңайдан Борнак авыл китапханәсендә "Исемең - билгесез, батырлыгың - үлемсез" исемле батырлык сәгате 8-9 сыйныф укучылары белән үткәрелеп,исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны - Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, шушы көн тарихы турында сөйләнелде.Мостай Кәримнең "Билгесез солдат" шигыре укылды.