"Ана назы - җирдә мәңгелек"
28 ноябрь көнне Борнак авыл китапханәсендә әниләр көне уңаеннан "Ана назы - җирдә мәңгелек" исемле кичә үткәрелде.Кичәбез әниләр турында шигырьләр, матур җырлар, биюләр белән үрелеп барылды. Бәйрәмгә килгән һәркем үзләренең белемнәрен дә, тапкырлыкларында, җитезлекләрен дә күрсәттеләр.