"Әниләр - олуг затлар"
21 ноябрь көнне Борнак авыл китапханәсендә әниләр көне уңаеннан "Әниләр - олуг затлар" исемле китап күргәзмәсе ясалды. Китап укучылар игътибарына Ана-Хатын-кыз темасын күзалларга ярдәм иткән, олы затларыбызга багышланган китаплар, журналлар китап күргәзмәсендә урын алды..Шулай ук биредә безнең тормышыбызга ныклап үтеп кергән әниләр бәйрәме тарихы турында да белергә була.Китап укучыларны күргәзмә белән якыннан таныштырып күзәтү ясалды.