Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Без-көчле,бердәм халык"

Халыклар бердәмлеге көне  — илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.  Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз — төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре — бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән.  Россиянең уңышлы һәм ныклы дәүләт булуы көчле төбәкләр һәм аларда яшәгән халыкларның тату һәм бердәм тормыш көтүенә бәйле. Гасырлар дәвамында шулай булган, булды һәм булачак. Болар барсы да үзебездән тора.Борнак авыл китапханәсендә "Без - көчле,бердәм халык"исемле тәрбия сәгате 8-9 сыйныф укучылары белән үткәрелде. 4 ноябрь көнне уздырылды.