Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Мостай Кәрим-фронтовик шагыйрь" әдәби сәгать

Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 105 ел. Ул- республика, ил әдәбияты һәм мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Аның иҗаты бүген дә актуаль, әсәрләре үлемсез, әдәби мирасы — бәяләп бетергесез. Без 70-80 нче елларда туганнар, аның җырлап торган шигырьләрен ятлап үстек, искиткеч повестьлары аша хыялга бирелергә өйрәндек, матур тәрбия орлыклары алдык. Борнак авыл китапханәсендә "Мостай Кәрим - фронтовик шагыйрь" исемле әдәби сәгать үткәрелде.Аның тормыш юлы һәм иҗаты буенча китап укучыларга күзәтү үткәрелде.