Хl халыкара "День Лермонтовской поэзии в библиотеке" акциясе
15 октябрьдә Пенза өлкә китапханәсе инициативасы белән балалар һәм яшүсмерләр өчен 2024 елның 15 октябрендә Хl халыкара "День Лермонтовской поэзии в библиотеке" акциясе үткәрелә. Акциянең максаты - үсеп килүче буынны М.Ю. Лермонтовның әдәби һәм сәнгать мирасына тарту.
Борнак авыл китапханәсе акциягә кушылды. Акция кысаларында "Герой своего времени" дигән кычкырып укулар узды. Чара барышында катнашучылар авторның биографиясе белән таныштылар, аннан соң М.Ю. Лермонтовның шигырьләре укылды.