"Әкиятләр - халкым җәүһәре"
Әкият - халык иҗатының эпик жанрларыннан берсе. Алар уйдырмага нигезләнсә дә,аларның эчтәлегендә халыкның хыяллары, омтылышлары,борынгы йола-гадәтләре һәм социаль мөнәсәбәтләре чагылыш тапкан.
9 октябрь көнне "Әкиятләр - халкым җәүһәре" исемле әдәби сәгать укучылар белән үткәрелде. Әкият турында сөйләнелде һәм шул темага кагылышлы китаплар кычкырып укылды.