"Интернет дөньясында"
Интернет - кешелекнең зур казанышы. Бүген күпчелек кешеләр интернеттан башка үз яшәешен күз алдына да китерә алмый. Безнең тормышка ул бик нык үтеп керде. 27 сентябрь көнне "Интернет дөньясында" исемле мәгьлүмат сәгате 8 сыйныф укучылары белән үткәрелде. Укучылар интернетның нәрсә белән файдалы булуын, сәламәтлеккә нинди зыян китерә алуын, интернет киңлекләрендә безне нәрсәләр көтә алуын белделәр.